Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Утлы еллар кайтавазы"

22 июнь-Россиядә Хәтер һәм кайгы көне-тарихта иң фаҗигале даталарның берсе. Һәр ел саен бу көнне һәлак булганнарның исемнәрен искә алалар, митинглар һәм хәтер акцияләре үткәрелә. Бу көнне без,  авыл клубы белән берлектә авыл геройлары хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салу оештырдык . Барлык катнашучылар сугышта башларын салган, тылда җиңү яулаган, концлагерьда һәлак булган, партизан отрядларында сугышкан, сугыш елларының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән кешеләрне бер минут тынлык белә искә алдык. Китапханәче Г.Х. Локманова  авыл халкының үз геройларын билгеләп үтте, алар безнең тыныч тормыш өчен гомерләрен кызганмадылар, безгә якты тормыш бүләк иттеләр дип сөйләп, «Хәтер шәме» акциясенә кушылырга чакырды.

 Аннары кече яшьтәге укучылар өчен китапханәдә "Утлы еллара кайтавазы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга  сугыш башлануын, сугыш вакытын ниләр кичергәннәрен һәм фронтка ярдәм иткәннәрен видеороликлар аша күзаллау булдырып сөйләде. Балаларны Хәтер китабы, авылыбыз батырлары турында мәгълүмат тупланган «Хәтер» сайты белән таныштырды, ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм Бөек Ватан сугышы балаларының тарихи тормыш битләрен сөйләде. «Сугышның Җырлаучы фотолары» проектына кушылып, сайтта сакланган фотоларны карау оештырылды . Чара сугыш турында җырлар һәм шигырьләр уку белән үрелеп барды. Чарага чакырганда балаларга  өлкәннәрдән сугыш еллары турында сорашырга һәм тематик рәсемнәр ясарга тәкъдим ителгән иде . Рәсемнәргә бергәләп күзәтү ясадык . Чарада “ Тот самый длинный день в году”  китап күргәзмәсе эшләде.