Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Тот самый длинный день в году” китап күргәзмәсе

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана.  Бу көнне, 82 ел элек Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч һәм каты сугыш башланды. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әти - бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Шул уңайдан китапханәдә “Тот самый длинный день в году” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.  Сугыш турындагы китаплар, геройлар турындагы истәлекләрне саклап калырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең балаларга тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр.