Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Авыл көне.

Элек һәр авылда Сабантуй бәйрәме уза иде. Заманалар үзгәрде, хәзер бу бәйрәм җирлеккә кергән авылларда чират буенча, авыл көне буларак уздырыла. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар җыела. Нәкъ шундый бәйрәм быел Носы авылында узды. Без Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәмне оештыручылар булдык.. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сагитов ачып җибәрде. Ул авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, матур итеп ял итүләрен теләде. Авылыларыбыз үзешчәннәре, кунаклар башкаруындагы матур җырлар бәйрәмне ямьләндерде. Күпләрнең яраткан җырчысы  - Рәсих Галимзянов чыгышы беркемне бирараф калдырмады, ул авыл халкына яңа гына иҗат ителгән Носы авылы җырын бүләк итте. Бәйрәм Сабан туй милли уеннары белән үрелеп барды. Күрше Мари ягы Смәел авылы үзешчәнәнре, Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре колллективы бәйрәмнең бизәге булды. Алар халыкны җырлатты да, биетте дә ул көнне. Авыл халкы күңелле, рәхәт ял итте.