Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"12 июнь-Россия көне"

12 июнь-үзенчәлекле көн! Бу көнне һәркемнең күңелендә Бөек Ватаныбыз өчен горурлык хисе уяна.  Бу бәйрәм-Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы! Бу көн хөрмәтенә, укучылар игътибарына Россия тарихы һәм илебезнең бөек кешеләре турында китаплар тәкъдим ителгән мәгълүмати күргәзмә ясалды. Укучылар шулай ук Россиянең мәдәнияте тарихы, халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре, анда яшәүче күпсанлы халыклар, уникаль урыннар белән таныша алдылар.