Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Без яңадан Пушкин юлларын укыйбыз»

6 июнь- бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 224 ел тула. Бу датаны билгеләп үтүнең  иң яхшы ысулы-аның әсәрләрен уку,  Пушкин дөньясын, аның дөньяга карашы чыганакларын аңларга тырышу.

Бу мөһим дата уңаеннан  Шекә авыл китапханәсендә, киң даирә укучылар өчен «Без яңадан Пушкин юлларын укыйбыз» китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә төрле яшьтәге укучылар өчен шагыйрьнең әсәрләре тәкъдим ителде. Башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге укучылар белән «Пушкинны бергә укыйбыз» дип исемләнгән чара узды. Китапханәче яшь укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Бөек рус шагыйренең әкиятләрен, шигырьләрен, повестьларын искә төшердек. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, "Әкиятне сүзләр буенча бел" уенын  уйнадылар.  Пушкин иленә зур юл үтеп, барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр. Еллар үтә, ә Пушкин юллары, дулкыннар кебек, вакыт аша йөгерә, безне шатландыра, безгә көч, матурлык бүләк итә һәм тормышны яратырга, рус телен, үз халкын һәм туган җирне яратырга өйрәтә. Бу көнне китапханәгә килгән һәр кеше үз Пушкинын – шагыйрьне, рәссамны, драматургны ача алды.