Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Илдус авылында Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме.

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре башланды. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә.
2 июнь көнне Илдус авылында, Сабантуйга бирнә  җыю бәйрәме ясап, авыл халкын бәйрәмгә чакырып кайттык. Бик матур, җылы кабул иттеләр. Һәр хуҗалык капка төбенә чыгып каршы алды, бүләкләрен тапшырды, безгә кушылып биеде. Авылда чын бәйрәм рухы сизелде. Бизәлгән машина, милли киемдәге яшьләр бәйрәмнең чын бизәкләре булды. Ахырдан барлык авылдашларын, Сабантуйга бүләк җыючыларны Хакимҗановлар гаиләсе тәмле чәй, коймаклар белән сыйлады. Милли уеннар, җыр-бию һәркемне сагындырган, бәйрәм бик матур узды.