Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без бәхетле балалар!"

2023 елның 1 июнендә авылның балалар мәйданчыгында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, аның максаты-балаларга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга үзләрен бәхетлерәк хис итү мөмкинлеге бирү. Балачакның төп бәйрәме – авылыбызда  шатлыклы, яңгыравыклы, җылы һәм матур итеп үтте. Бәйрәм башланганчы, башлангыч сыйныф укучылары оештырган ярминкәдә тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин иде. Концерт номерлары, уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм уңай кәеф бүләк итте. Уеннар чын Сабантуйдагы кебек  ярышулы булды. Балалар чын спортчылар кебек, чын күңелдән ярышып уйнадылар.