Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Балачак бәхетле булырга тиеш"

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан китапханәбездә "Балачак бәхетле булырга тиеш" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.  Күргәзмәдә әти-әниләр өчен белешмәлекләр, балаларга кызыклы китаплар, җәйге каникулда уку өчен укучыларга тәкъдим ителгән китаплар исемлекләре, кече яшьтәгеләргә уен почмагы тәкъдим ителде. Көн дәвамында китапханәгә килгән киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителгән бу күргәзмә,  вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрергә мөмкинлек бирде.