Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сау бул бакча, исәнме белем иле!

Балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсе — барлык бәйрәмнәрнең иң дулкынландыргычы, иң онытылмаслык хәтердә саклана торганы.  30 май көнне, Шекә авыл балалар бакчасында да бу бәйрәмне матур итеп уздырдык. Балалар матур итеп сөйләү, җырлау, бию осталыкларын күрсәттеләр һәм Белем иленә барырга әзерлекләрен белдерделәр. Китапханәче Локманова Г.Х. бәйрәмдә әби ролендә катнашып, "Булсаң зирәк, әйт тизрәк" уены аша балаларның тиз, уйлап  җавап бирә белүләрен табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр буенча сораулар биреп ачыклады.  “Хәрефтән сүз төзе” уенын оештырып, балаларның хәрефләрне таный, укый белүләрен күрсәтте. Балаларга белем ачкычын тапшырды. Балалар, бакча белән хушлаштылар һәм яңа тормыш этабына – мәктәпкә керергә әзерләр. Аларны алда олы мәктәп тормышы көтә.Моңарчы бу балаларга  матур китапларны тәрбияче апалары укыган булса, тиздән бик тиздән бу балалар үзләре китапханәдән китап алып укый башларлар, китапханәбезнең актив укчылары булырлар/