Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Библиокафе "Бергә укыйбыз"

Китапханәчеләр көнендә китапханәбездә,  китапны һәм укуны алга сөрү максатыннан  БИБЛИОКАФЕ эшләде. Библиокафеда  «кайнар ризыклар»дан авыз итәргә, «балачак тәме»н искә төшерергә һәм, әлбәттә, китапханәнең китап яңалыкларыннан «десертлар» һәм башка бик күп кенә менюлар буенча  сыйланырга мөмкин иде. Китапханәгә килгән һәр укучы, көн дәвамында бу менюдан үзенә ошаган  китапны алып укый алды, әдәбият яңаллыклары белән танышты. Китапханәнең иң актив укучылары белән«Библиотөн-2023» акциясенә кушылып “Бергә укыйбыз” кычкырып уку сәгате оештырдык. Яшь китап укучылар белән “Шигъри” фреш менюыннан кызыклы шигырьләр укыдык,  “Әкият” татлы десерты,  “Табышмак” салкын кабымлыгы, “Балачак тәме” десерты менюлары буенча уеннар оештырдык. Библиокафе  укучыларга күп кенә эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итте. Укучыларым белән уздырган бу мизгелләр, бәйрәм котлаулары минем өчен зур бүләк булды. Барыгызга да зур рәхмәт.