Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Сез китапханәнең тере тарихы»

27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора.

Бәйрәм уңаеннан Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, шушы җирлектә китапханәче булып хезмәт итеп, тирән эз калдырган, мөхтәрәм шәхесләр Хәҗәрбикә апа Мухаметшина, Мәрьям апа Халиуллина, Рәзинә апа Ахметҗанованы бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, алардан киңәшләр тыңлап кайттык. Очрашуда һәр  китапханәче үзе эшләгән елларда булган истәлекле вакыйгалар, үзгәрешләр турында искә алып сөйләделәр. Без китапханәдәге үзгәрешләр, яңаллыклар белән аларны таныштырдык. Язучылар, яңа әсәрләр турында фикер алыштык. Өлкәннәребез безнең эшләр белән интеренет челтәре аша да танышып баралар, эшләребезгә уңай бәя бирделәр, үзләренә көчле, тырыш алмаш китапханәчеләр калуына сөенүләрен белдерделәр. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә хөрмәтле остазларыбыз.