Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"«Көмеш кыңгырау-яшь буынга иҗат мәйданы”

 Чаллыда чыга торган балалар — яшүсмерләр газетасы Көмеш кыңгырау үз укучысын һәм үз йөзен булдырган басма. Сәләтле, эшлекле балалар, аларның уңышлары турында язудан тыш, ул бүген тагын бер мөһим функцияне үти — үсеп килүче буынга иҗат өчен киң мөмкинлекләр бирә. Китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Көмеш кыңгырау-яшь буынга иҗат мәйданы"дигән чара уздырылды. Чарада китапханәче "Көмеш кыңгырау" газетасы битләре буенча кызыклы күзәтү үткәрде. Газета тарихы турында кыскача сөйләде, укучыларга аның ни өчен басылуы турында күзаллау бирде.  Укучылар газетаның кызыклы һәм бай эчтәлеген күрсәтеп фикер алыштылар. Газета яшь язучыларга үзләренең беренче иҗатларын тәкъдим итү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Кызыклы язмаларны бергә кычкырып укыдык. Газетага авторлык белән язылган шигырьләрен һәм хикәяләрен тәкъдим итү тәртибен аңлатылды.