Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"«Салават күпере» - безнең якын дустыбыз"

"Салават күпере"– Татарстан Республикасында 6 яшькә кадәрге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер басма. Мавыктыргыч, кызыклы, матур рәсемле журнал балаларның якын дусты.Журналының һәр саны уенчыкка охшатып басыла. Әле укый белмәгән балалар өчен бу бигрәктә кызыклы. Кечкенә китап укучыларым журналның һәр санын көтеп алалар, кат- кат укыйлар. "«Салават күпере» - безнең якын дустыбыз" дип исемләнгән чарада, балалар белән журналдагы матур рәсемнәрне карадык, әкиятләрен укыдык, башваткычларны чиштек, уеннар уйнадык.