Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Син ялгыз түгел"

17 майда традицион рәвештә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә балалар ышаныч телефонын популярлаштыру, авыр, куркыныч тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау буенча «Син ялгыз түгел»темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Халыкара балалар ышаныч телефоны көне нинди максат белән билгеләп үтелүе турында аңлатты. Ышаныч телефоны ни өчен булдырылганын , нинди сораулар буенча телефонга шалтыратып була икәнен сөйләде.  «Тылсымлы сүзләр», «Баланс» уеннары уйнадык. Чара ахырында укучыларга «Хәзер мин  беләм»дигән җөмләне тәмамлап, үз фикерләре белән уртаклашырга тәкъдим ителде.