Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Алтын тузганак"

13 майда бөтен дөньяда гадәти булмаган бәйрәм - Бөтендөнья Тузганак көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кысаларында Шекә  авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылары белән «Алтын тузганак»дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны тузганканың  тышкы кыяфәте һәм үсеше үзенчәлекләре белән таныштырды. Әңгәмә барышында балалар белән бу үләнне  ни өчен «чүп үләне» дип аталуы һәм бу дөресме-юкмы икәнлеге турында фикер алыштык. Бергәләп бу үләннең  кайда үсүен белү өчен тирә-якка күзәтү үткәрдек. Балалар бу матур үсемлек тузганакларның ачык, кояшлы урыннарны яратканын һәм  сары келәмгә охшаганлыгын ачыкладылар. Балалар белән  тузганакның  тере барометр булуын ачыкладык.  Чәчәкләренең  иртән ачыла башлавын, ә кич җиткәч ябылуын өйгә кайткач та күзәтергә тәкъдим ителде. Балаларны  тузганакның  безгә таныш чәчәк кенә түгел, аның шифалы үзлекләре дә күп булуы сокландырды. Танылган шагыйрьләрнең тузганак чәчәге турында язган  шигырьләрен укыдык, М.Пришвинның «Алтын болын» хикәясеннән өзек тыңладылар, шулай ук бу гадәти булмаган чәчәк очраган табышмаклар чиштеләр. Чарада  балалар табигатьтә барлык үсемлекләр мөһим дигән фикергә килделәр. Үсемлек дөньясының төрлелеге белән таныштылар, табигатькә сакчыл һәм хөрмәтле мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңладылар