Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сезнең тормыш үзе бер җыр"

Шәйхиева Асия  Шәмсетдин кызы, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне һәм авылыбызның иң өлкән кешесе. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап, без укучылар белән аның өендә булдык. Авыр тормыш тәҗрибәсе булган хатын-кыз янында үткәргән минутлар һәр укучы өчен үзенчә кыйммәтле булды. Безне бик җылы каршы алдылар. Асия апа белән сөйләшү бик эчтзлекле һәм  эчкерсез булды. Ул сугышның авыр елларын кичергән, үлемне, югалтуларны, күз яшьләрен күргән, әмма бүген аның күз алдында сугыштан соң дистә еллар узгач, рәхмәт сүзләрен әйтүче балаларны күрү - шатлык һәм бәхет күз яшьләре иде.  Укучылар ветеранга рәхмәт сүзләрен җырлар һәм шигырьләр белән белдерделәр. Ветераннарга һәм өлкәннәргә бару - ул бурыч, ул, ахыр чиктә, башыбыз өстендә саф, тыныч күк өчен көрәшкән, безнең көннәргә кадәр яшәмәгән һәм бу көнне шәхсән «рәхмәт» әйтә алган һәркемгә хөрмәт һәм истәлек.