Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Җиңү көне.

Арча муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы коллективы традицион рәвештә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Җиңү парадында катнашты. Шәһәрнең башка оешмалары, предприятиеләре, уку йортлары коллективлары белән бергә бәйрәм колоннасында без 1941-1945 елларда үлемсез батырлык кылган кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үттек.
Җиңү көне белән! Илләребез тыныч, көннәребез якты булсын. Без хәтерлибез, без горурланабыз!