Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җиңү китергән май"

Һәр халыкның онытылмаслык вакыйгалары һәм даталары бар, әмма иң бөеге– бер генә. Бу 9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Ул төрле буын кешеләрен берләштерә. Үз илебез өчен горурлык, шул коточкыч сугышта катнашучы ветераннарыбызга карата ярату һәм хөрмәт хисләре уятырга мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Бу көн уңаеннан , сугышта һәлак булган каһарманнарыбызны искә алу, хөрмәтләү максатыннан, “Җиңү китергән май” исем астында 9 Май бәйрәменә багышланган тематик әдәби-музыкаль кичә,  авылыбыз батырларын мәңгеләштерелгән обелиск янында узды. Авыр вакытларда Ватанны саклаган сугышчыларны хөрмәтләргә, һәлак булган геройларны искә алырга авыл халкы һәм кунаклары, мәктәп укучылары килде. Бәйрәмне китапханәче Г. Х. Локманова алып барды. Китапханәче сугыш елларындагы вакыйгалар, Бөек Җиңүнең нинди тырышлыклар белән ирешелүе турында кыскача сөйләде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә авылда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да исән калмаган. Тыл хезмәтчәннәре саны елдан-ел кими бара. Чарага җыелучылар  сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәлак булган авылдашларыбыз өчен дога кылдылар, обелискка чәчәкләр салдылар. Тантаналы митинг бәйрәм концерты белән дәвам итте. Концертта башлангыч сыйныф укучылары катнашты . Концерт программасында сугышчылар турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.