Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бөек Җиңү җиңел бирелмәде"

Ел саен Самар өлкә балалар китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясен үткәрә, аның төп идеясе - балаларга сугышның иң якты эпизодлары турында әдәби әсәрләр уку . 2023 елның 5 маенда Шекә авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIV халыкара акциягә кушылды. Акциядә Шекә башлангыч белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Балаларга китапханәче Ф.Кәрим шигырьләрен укыды, Бөек Ватан сугышы һәм Җиңүнең нинди бәягә килүе турында сөйләде. Укучылар  М. Җәлил шигырьләрен укыдылар. Балалар һәр әсәрне  дулкынланып тыңладылар, ә укыганнан соң укыганнары турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар үз карашларыннан чыгып  батыр, герой, каһарман сүзләренең мәгънәләрен ачыкладылар . Укучыларга “Онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм сугышта һәлак булганнар исеме язылган “Хәтер дивары” тәкъдим ителде. Чара ахырында акциядә катнашучылар сугыш елларында  һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.