Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Дөньялар тыныч булсын"

Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, армия яше җиткән егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дус-ишләре белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә. Яшерен-батырын түгел: ата-аналар юкка гына борчылмый хәзер, моның җитди сәбәпләре дә бар, әмма нишләмәк кирәк – илне дә сакламыйча булмый. Шушмабаш мәдәният йортында, Шушмабаш авылы җирлегеннән армиягә китүче егетләрне котлап “Җыр керсен күңелгә” дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Концертка язгы чакырылыш белән армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре, мобилизация белән СВО да хезмәт итүчеләрнең әти-әниләре махсус кунак буларак чакырылды. Авыл советы җирлеге башлыгы Сагитов В. В. егетләргә матур теләкләр теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әти-әниләргә сабырлык, үз уллары белән горурланырга чакырып, батыр, кыю егетләр үстерүләре өчен рәхмәт сүзен җиткерде. Мобилизация белән хезмәт итүче егетләрнең әниләре егетләргә үз киңәшләрен биреп, авыл халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйттеләр.