Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Планета кояш көнен бәйрәм итә»

Кояш көне- кояшның  кешеләр һәм табигать тормышындагы әһәмияте турында сөйләшергә, шигырьләр укырга, аның турында җырлар җырларга һәм, әлбәттә, балаларда шатлыклы, күңелле кәеф тудырырга яхшы сәбәп. Бу көн хөрмәтенә Шекә авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен «Планета кояш көнен  бәйрәм итә» дигән якты, җылы чара оештырды. Китапханәче Локманова Г.Х. балаларга кояш турында кызыклы фактлар сөйләде,  шигырьләр укыды.  Кояшның яктылыгы һәм җылылыгы планетабыздагы барлык тереклеккә тормыш бирүен, җирдәге табигатьнең күп кенә күренешләре аңа бәйле булуын аңлаттык,   логик мәсьәләләр чиштек.   «Кояш һәм яңгыр» хәрәкәтле уенын,   «Кояш нәрсәгә охшаган?» сүзле уенын балалар зур кызыксыну белән уйнадылар . Ахырында балаларга  кояш рәсеме ясарга тәкъдим ителде, һәр  бала кояшның кабатланмас вариантларын ясадылар. Чарада "Һарвакыт булсын кояш"китап күргәзмәсе эшләде. Чара күңелле һәм бәйрәмчә узды, кояш барлык катнашучыларга күп якты нурлар һәм искиткеч кәеф бүләк итте.