Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җыр керсен күңелгә"

1 май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме, һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, илебез халкының бердәмлеге, татулыгын чагылдыручы, күңелле якты бәйрәм. Тынычлык, хезмәт, бер-береңә хөрмәт-тормышта мәңге үзгәрмәс кыйммәтләр. Бу бәйрәм һәммәбезне берләштерә, бер максатка, бер көч булып эшләргә өйрәтә. Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан   тамашачыларга "Җыр керсен күңелгә" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте. 

Концерт программасы  рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда  тамашачыларның күңеленә хуш килерлек концерт номерлары белән үрелеп барды. Җирлек китапханәчеләре “Ике әби” скетчын,  Ф. Садриевның “Сиңа гына әйтәм”пьесасыннан өзекне сәхнәләштереп уйнадылар.  Мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары, биюләре барлык тамашачыга да ошады. Әлеге матур концертны оештыручыларга, катнашучыларга, авыл халкы зур алкышлар белән рәхмәт әйтте.