Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тукай яши безнең күңелдә"

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Туган көн хөрмәтенә киң катлам укучылар өчен «Тукай яши безнең күңелдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде . Чараны китапханәче Г .Х. Локманова алып барды. Чара башында ул Тукай тормышы һәм биографиясеннән күп яңалыклар турында сөйләде, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен укыды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары Тукай шигырьләрен укыдылар. Тукай геройлары белән уеннар уйнадык. Ахырда катнашучылар өчен викторина оештырылды, аның барышында без Г.Тукай турында кем күбрәк белгәнен ачыкладык. Һәр катнашучы аның әсәрләрен ала һәм укый алсын өчен, чарада “Без Тукайлы халык”китап күргәзмәсе эшләде.