Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Алтын хатын-кыз исемнәре"

Тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән  сабыр, тырыш, түземле, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызлар турында мәгълүмат бирү  максатыннан китапханәдә "Алтын хатын-кыз исемнәре" дип исемләнгән чара узды. Чара көчле рухлы хатын-кызларның тормыш тарихларына багышланган иде. Китапханәче тарихта  эз калдырган С. Садыкова, З.Басыйрова, Ф. Кудашева, С. Шәймиева һәм башка күренекле  хатын-кызлар турында сөйләде.  Хатын-кыз нинди генә өлкәдә эшләсә дә югалып калмавы, зур уңышларга ирешүен искәртеп, үзебезнең Арча районыннан  "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман "проектында катнашучы мактаулы гражданиннары  Фатхуллина Р.А., Исхакова Р.Г., Шәйхетдинова З.З.,Габдрахманова С. З, Камалетдинова С.С.,Фаттерахманова С.Г., Галимова Д. Х., Насибуллина Р.И.   белән таныштырды. Һәрберсенең эшчәнлекнең кыскача характеристика биреп , аларның республикабыз үсешенә керткән хезмәтләре белән таныштырды. Укучылар алар турында төзелгән альбомдагы һәр мәгълүматны зур кызыксыну белән укыдылар. Зур уңышка ирешү өчен, аларның һәрберсе үзләренә  мотивация итеп билгеле бер девиз буенча яшәгәннәрен  аңлаттык. Гасырлар дәвамында хатын-кызның  мавыгуы, серлелеге һәм матурлыгы һәркемгә соклану тудырган. Чара хатын-кызның батырлыгына сокланып, милләтебез киләчәктә дә яшәсен, үссен, чәчәк атсын өчен булдыра алганның барысын да тырышып  эшләргә, үзеңңнән соң мәңгелек эз калдыру өчен күңелгә хуш килгән һөнәр сайларга, кешеләргә игелекле булырга чакырып, хатын-кыз бөеклеге турында шигырьләр укып тәмамланды.  Чарада “Яркие женщины, яркие судьбы” китап күргәзмәсе эшләде.