Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Синең тормышың- синең сайлау!"

"Синең сайлавың" оператив- профилактика чарасы кысаларында, китапханәдә балигъ булмаган балалар өчен "Синең тормышың- синең сайлау!" темасына профилактик әңгәмә узды. Китапханәче укучылар белән балигъ булмаганнарның хокуклары, җаваплылыгы, зарарлы гадәтләргә тискәре караш, сәламәтлек өчен аеруча куркыныч гадәтләр, экстремизм һәм терроризм күренешләре, аларның төрләре, характерлы үзенчәлекләре турында  сөйләште.Үз гамәлләре өчен җаваплы карар кабул итә белергә чакырды. Укучылар начар гадәтләрсез яшәү яхшырак икәнен, Һәр кешенең үз сәламәтлеге өчен җаваплы,үз  язмышын сайлау мөмкинлеге  булуын аңладылар.