Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Каталоглар һәм картотекалар дөньясына сәяхәт»

Китапханә укучылары өчен  «Каталоглар һәм картотекалар дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Китапханәче  укучыларны зур китап дөньясында кирәкле китапны ничек табарга икәнен сөйләде. Мәктәп укучылары китапханәдә нинди каталоглар һәм картотекалар барлыгын белделәр, китап фондын урнаштыру кагыйдәләре, каталог картотекасы төшенчәләре белән таныштылар. Уен формасында укучылар китапларның исемнәрен ачыкладылар, һәм, әгәр автор билгеле булса, әлеге авторның нинди әсәрләре барлыгын белделәр. Укучыларны каталоглар буенча китаплар эзләү кызыксындырды. Чара ахырында китапханә кагыйдәләрен искәрттек,  укучылар кагыйдәләр үтәүнең мөһимлеген төшенделәр.