Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Галәм киңлекләрендә"

Барлык малайлар һәм кызлар космонавт булырга, Гагарин батырлыгын кабатларга, космоска очарга хыялланалар. Бөтендөнья Космонавтика көне уңаеннан  башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  “ Галәм киңлекләрендә” дип исемләнгән космик сәяхәт оештырдык.  Китапханәче Локманова Г.Х. галәмнең чиксез киңлекләре, беренче космонавтлар турында сөйләп, планеталар турында мәгълүмат бирде. Укучылар космик сорауларга  җавап бирделәр, йолдыз табышмакларын чиштеләр. Мәктәп укучылары сюжетлы рәсемнәр ясап, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ракета ясап “галәм”гә очырдылар. "Очучы комета" уенын уйнадык. Чара ахырында күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү үткәрелде.