Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Сәламәтлек өчен 100 киңәш”

Ел саен сәламәтлек көнен үткәрү 1950 елдан бирле традициягә кергән. Сәламәтлек көне чаралары кешеләр үз тормышларында сәламәтлекнең мөһимлеген аңлар өчен үткәрелә. Шул уңайдан китапханәдә “Сәламәтлек өчен 100 киңәш” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада авылыбыз фельдшеры Р.К. Камалова катнашып,  укучыларга сәламәтлекнең төп факторлары — хәрәкәт, чыныгу, дөрес туклану, режим, чисталык  турында сөйләде. Корт чакса, урман бете кадалса һәм башка очракларда югалып калмаска, нишләргә кирәклеген аңлатып әңгәмә алып барды.  «Сәламәтлек иленә сәяхәт» уен-викторинасын үткәрдек, аның барышында катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын,  белемнәрен күрсәттеләр һәм үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәнәләр. Чарада «Сәламәтлек сагында»китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә укучылар игътибарына сәламәтлекне сакларга, хәрәкәт һәм физик культураның файдасы, зарарлы гадәтләр белән көрәш һәм дөрес туклану турында китаплар тәкъдим ителде.