Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

»Сезнең тыйнак хезмәтегез бәяләрне белми"

Һәр авылда тирән хөрмәт казанган кешеләр була.
Шекә авылында яшәүче ветеран укытучы Вилсур абый Валиев та шундыйлардан. Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Вилсур абый дип горурланып әйтә, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе бу көннәрдә  90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап күп еллар бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Тормыш иптәше Гөлчирә апа белән тормыш коруларына быел 65 ел тула икән. Без мәдәният  хезмәткәрләре, авыл советы җирлеге башлыгы белән бергә аларны шушы матур юбилейлары белән котларга өйләренә  бардык. Китапханәче өлкәннәребезне яшьлек  елларына алып кайтып, әңгәмә оештырды. Вилсур абый тормыш юлын, эшләгән эшләрен, авылыбыз тарихын яктыртып бик матур сөйләде.  Юбилярларның оныклары матур шигырьләр бүләк иттеләр. Шушы җылы, матур очрашуны оештырып килгән өчен безгә зур рәхмәтләр әйтеп озаттылар.