Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Бергә уку күңелле»

4 апрельдә, озын тәнәфес вакытында, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Бергә уку күңелле» дигән кычкырып уку оештырдык. Кычкырып уку-сөйләм үсеше өчен иң яхшы күнегүләрнең берсе. Китапханәгә килгән балалар, кычкырып уку өчен, әкиятне үзләре сайладылар һәм А.Алишның «Куян кызы» әкиятен укыдылар. Әкиятне укыганнан соң, укучылар әсәр турында фикерләрен теләп уртаклашалар. «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштереп уйнадылар.  Чара ахырында һәр укучы өйдә уку өчен китаплар алды. Мондый чара балаларны күбрәк ,  шатланып укырга өндәр дип ышанабыз. Укучылар ял вакытларын файдалы уздырдылар.