Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Яркие женщины- яркие судьбы" китап күргәзмәсе.

Тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру максатыннан, «Мәрхәмәт-шәфкатьлелек» Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» мәгълүмати проекты игълан итте. Шул уңайдан китапханәдә «Яркие женщины-яркие судьбы» дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә татар халкының кайбер күренекле хатын-кызлары турында китаплар һәм Арча районы үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларның тормышы, эшчәнлеге һәм дәүләт бүләкләре турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Танылган хатын-кызлар дөньясына рәхим итегез.