Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Китапны укырга һәм геройларын танырга яратабыз" .

2023 елда балалар китабы атналыгына 80 ел тула. Балалар китабы атналыгы-чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм.Бу бәйрәм хөрмәтенә китапханәдә "Китапны  укырга һәм геройларын  танырга яратабыз" әдәби калейдоскобы үткәрелде. Башта әдәби калейдоскопта катнашучыларга яраткан әкият китабын сайларга, бу китапның төп герое турында сөйләргә, Ни өчен нәкъ менә бу персонажның иң ошаганын аңлатырга тәкъдим итәләр. Балалар әдәби геройларның гамәлләре турында җентекләп фикер алыштылар, аларның гамәлләренә бәя бирделәр, табышмакларны чиштеләр, «тылсымлы сандык»та нәрсә ятканын фаразладылар. «Әкият телеграммалары» әдәби уенда яшь укучыларга әдәби геройларның кайсысы теге яки бу телеграмма язганлыгын билгеләргә кирәк булды.  Балаларга дөрес җавап табарга яраткан китаплары ярдәм итте. Чара барышында балалар  "Тылсымлы сүз әйт", "Әкият героеның  исемен бел", "Әкияттә кунакка"конкурсларында катнаштылар. Уен күңелле һәм дуслык атмосферасында узды, балалар яхшы тәэсирләр алдылар һәм каникулда укырга китаплар алдылар. Чарада  “Китап-күңел кояшы” китап күргәзмәсе эшләде