Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Батулла бабай әкиятләре"

26 март көнне, яраткан язучыбыз Рабит Батулланың туган көне. Ул татар мәдәниятендә аерым һәм күренекле шәхес. Язучының юбилеена китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен "Батулла бабай әкиятләре" дип исемләнгән кычкырып укулар узды. Чарада “Батулла бабай иҗаты” китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәче укучыларны  Р. Батулла иҗаты белән таныштырды. Р. Батулла башкаруында “Аю баласы Әппәс” әкиятен тыңладык, китапханәче “Шапшакларны бака ялый” әсәрен кычкырып укып, бергәләп укылган әкиятләр эчтәлеге буенча фикер алыштык.Р. Батулла әкиятләре геройлары турында табышмаклар әйтешеп, ул геройлар белән уеннар уйнадык. Батулла бабай әкиятләре кечкенә укучыларга бик ошады, алар “Шаян бака” һәм “Колакчын Тафи” китапларын, тәрбияче апалары белән уку өчен алдылар.