Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Капка төбе уеннары"

Рухи-әхлакый тәрбия нигезләрен халык авыз иҗатына һәм музыкаль мәдәнияткә кушу аша формалаштыру максатыннан,  «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен китапханәдә «Капка төбе уеннары» фольклор кичәсе уздырылды. Очрашу барышында китапханәче фольклор иленә  сәяхәт ясарга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар татар халык иҗаты тарихы белән таныштылар, «фольклор» ның нәрсә икәнен искә төшерделәр, татар халкының  ничек яшәгәннәрен, җырлаганнарын, киенгәннәрен, борынгы заманда уйнаганнарын, нинди әкиятләр тыңлаганнарын искә төшерделәр. Халык зирәклеге язылган табышмаклар чишүдә, кыскача сөйләмнәр һәм мәкальләр әйтештеләр . Борынгы уеннарның берсе " Наза"уенын уйнадык. Катнашучылар балачакта уйнаган уеннары турында сөйләделәр. Милли уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган бу фольклор кичәсе һәркемгә ошады/