Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме"

21 мартта Шәке авыл китапханәсе, авыл клубы хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән Шекә авылында Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыю оештырдык. Бирнә җыю-Нәүрүз һәм Сабантуй алдыннан оештырыла торган күптәнге традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Без такмаклар,теләкләр әйтеп, авылдашларны бәйрәм белән котладык.

Күп күчтәнәчләр җыелды, балалар бакчасына кечкенә дусларыбыз янына кайтып, бәйрәмне дәвам иттек. Кечкенә дусларыбыз “Тылсымлы чәчәк” театраль күренешен күрсәттеләр. Яз кызын каршылап, Кыш бабайны озаттык. Балалар шигырьләр сөйләделәр,  җырладылар, биеделәр, «Түбәтәй» татар халык уенын уйнадылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, аркан тарттылар, барлык уеннарда һәм эстафеталарда зур теләк белән катнаштылар. Китапханәче  татар халкының гореф-гадәтләре, ата-бабаларыбыз Нәүрүзне ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде.  Бәйрәм бик күңелле узды.  Мондый фольклор бәйрәмнәре  йола бәйрәмнәренә зур кызыксыну тәрбияли.