Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Мең хәзинә-журнал битләрендә” китапханә дәресе.

Хәзер инде газета, радио, телевидение, интернет булмаган вакытларны күз алдына китерү авыр. Әлек  кешеләр дөньяда нәрсә булганын гына түгел, ә үз илләрендәге вакыйгалар турында да айлар, хәтта еллар узгач та белмәгәннәр. Күпчелек очракта яңалыкларны сәяхәтчеләр тараткан, Алар кайда булганын үзләре кебек үк сәяхәт итүче кешеләрдән белгәннәр. Ә хәзер барысын да  көнендә үк көндәлек матбугат битләреннән белеп була. Яшь укучыларны вакытлы басмаларның күптөрлелегендә ориентлашырга һәм кирәкле мәгълүматны табарга өйрәтү, китапханәдә вакытлы әдәбият укуга кызыксыну уяту максатыннан “Мең хәзинә-журнал битләрендә” дип исемләнгән  китапханә дәресе узды. Балаларны китапханә язган газета һәм журналлар белән таныштырдык. Чара барышында укучылар китапханәдә ничә кызыклы һәм файдалы басма барлыгын белделәр. Алардагы кызыклы язмаларны укып, башваткычларны чишеп, вакытны файдалы уздырдылар.