Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җырлыйм әнием турында" әдәби кичә.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан китапханәдә "Җырлыйм әнием турында"әдәби кичәсе уздырылды. Китапханәче бәйрәмнең кыскача тарихын, шулай ук 8 Март турында кызыклы фактлар сөйләде ; яз һәм шатлык рухы белән тулы шигырьләр яңгырады. "Тормыш яме, әнкәй хатын-кыз"китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар әниләренә шигырьләр бүләк иттеләр, әниләре турында "Минем әнием иң матур", "Әниемнең тәмле ашлары"уеннарында сөйләделәр, әниләрен мактадылар. Кичәдә аралашу, елмаю һәм язгы көннәрдә бик кирәкле кәеф күп булды.