Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бәйрәм белән ханым-туташлар" әдәби-музыкаль кичә.

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Хатын-кызлар өчен күңелле вакыйгаларның берсе 10 мартта Шекә  авыл клубында узган бәйрәм концерты булды. Зал язгы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулы иде. “Бәйрәм белән ханым туташлар!” концерт программасында  иң матур, иң яраткан хатын-кызларга бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф  бөтен чара дәвамында хөкем сөрде, кичә барышында сәхнәдән мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Әниләр һәм әбиләр, төрле уеннарда катнашып, үзләре дә җырладылар,  биеделәр. Кичәне китапханәче Г.Х. Локманова матур шигырьләр укып алып барды. “Тормыш яме-әнкәй хатын-кыз! " китап күргәзмәсе эшләде.