Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"К. М. Ушинскийның әкият дәресләре"

3 мартта Россия педагогы, язучы, Фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның (1823-1871) тууына 200 ел тулды. Тарихта кеше белеменең бөтен тармакларын күрсәтүче бу исем, ул чорга гына түгел, ә киләсе буыннарга да кагыла. Константин Ушинскийны укытучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре дә ярата. Ул революциягә кадәрге Россиядә абруй казанган бердәнбер укытучы була.
"К. М. Ушинскийның әкият дәресләре" дип исемләнгән әдәби сәгаттә, без укучылар белән аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек, хикәяләрен, әкиятләрен укыдык. Чарада  «Учитель мастер и творец…»  мәгълүмати-китап күргәзмәсе эшләде