Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Милли мәдәният саекмас чишмә"

"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйгесе кысаларында без, Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, китап укучыларны Мөслим районында яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриев иҗаты белән таныштырдык. Очрашу кысаларында китапханәчеләр,  авторның "Сиңа гына әйтәм" спектакленнән өзек, "Таң җиле" романында чагылдырылган, халкыбызның буыннан - буынга күчеп килгән гореф -гадәтләрен, тамашачылар хозурына сәхнәләштереп тәкъдим иттек. Безнең китапханәбезнең  укучылары   "Аппаккай"китабыннан "Мактандылар" пьесасын сәхнәләштереп, соклангыч матур уеннары белән тамашачыларның күңелен яуладылар. Кичә мәдәният хезмәткәрләре, актив китап укучылар башкарган матур җырлар һәм Фоат Садриев әсәрләреннән укылган мәгънәле өзекләр белән үрелеп барды. Очрашу авторның тормыш юлы, иҗаты турында тирән мәгълүмат бирде, укучыларда кызыксыну уятты. Чарада авторның иҗатын яктыркан “Таң җиледәй саф күңеле белән, баета ул халык күңелен” китап күргәзмәсе эшләде. “Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриев” буклеты,  “Бәхетсезләр бәхете” әсәренә буктрейлер тәкъдим ителде.