Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Рәхмәт сезгә, Ватан сакчылары”.

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шекә авыл клубында, “Рәхмәт сезгә, Ватан сакчылары!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль күңел ачу кичәсе узды. Чараны китапханәче алып барды.  Бәйрәм кичәсенә авыл халкы, әтиләр, бабайлар, абыйлар чакырулы иде. Кече һәм урта яшьтәге укучылар матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Әтиләр, бабайлар, абыйлар төрле уеннарда катнашып үзләренең көчләрен, батырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Гомумән концерт җылы һәм дустанә шартларда узды, барысына да ошады.