Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ватанның тугырылыклы уллары" батырлык дәресе.

22февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан без мәктәп укучылары өчен "Ватаныбызның тугрылыклы уллары" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрдек. Чара башында китапханәче укучыларга ни өчен нәкъ 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны котлавыбыз турында сөйләде. Аннан соң укучылар  белән бергә бәйрәм тарихына сәяхәт ясадык, борынгы Русиядән башлап, безнең заман белән тәмамлап, Ватаныбыз геройларын искә төшердек. Укучылар шулай ук ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның да Ватан сагында торуын белделәр.

Булачак Ватанны саклаучылар конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Тизлек, җитезлек, иҗади биремнәрдә командада эшли белү буенча ярышлар тату һәм күңелле үтте. Чара ахырында китапханәче балалар өчен сугыш һәм хәрби техника һәм хәрби һөнәрләргә танып белү  ясады. Чарада ““Есть такая профессия-Родину защищать!”мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде.