Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Туган телем, иркә гөлем" викторина.

Тел – халыкның иң зур байлыгы. Күпчелек язучылар, шагыйрьләр тел үсешенә зур өлеш кертәләр. 21 февраль көнне Шекә авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем, иркә гөлем" дигән викторина узды. Чара башында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, балалар кычкырып шигырь укыдылар. Чара "Табышмаклар", "Мәкальләр","Әкиятләр"битләре буенча сорауларга җаваплар рәвешендә уеннар белән узды. Без иң зирәк, иң  белемле укучыларны  ачыкладык.

Чарада «Дөньяда иң-иң  матур тел-ул минем туган телем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.