Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"ӘФГАНСТАН: БЕЗНЕҢ ХӘТЕРДӘ»

Яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаучы статусын күтәрү, әхлакый позиция формалаштыру максатларында китапханәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган истәлекле чара үткәрелде. Чарага  "Әфган сугышы” тематик мәгълүмати күргәзмәсе оештырылды. Истәлекле сәгать китапханәченең Әфганстанда сугышкан сугышчы-интернационалистларның батырлыкларын ни өчен истә тоту мөһимлеге турында сөйләвеннән башланды. Мультимедиа презентациясе күрсәтү фонында сугыш сәбәпләре, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр башлану, сугыш этаплары, солдатлар өлеше кыенлыклары, совет сугышчыларының авырлыклары, батырлыгы һәм ныклыгы турында, аларның Ватан хакына фидакарьлеге турында сөйләнде. Чарага авылыбызның Әфганстан ветераны Мәгъсүмов Нияз Нури улы чакырылган иде, ул Әфганстанда хәрби хезмәт үтүе турында сөйләде . Укучылар аны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Нияз Нуриевичка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сугыштан кайтмаганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдык. Очрашу бик эчтәлекле узды