Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Солдатка хат"

"Солдатка хат" акциясенә Шекә авыл китапханәсе дә кушылды. Китапханәче “Уяу тора алар ил чигендә!” күргәзмәсе аша, чарага катнашучыларны көндәлек мәтбугатта басылган, мобилизацияле егетләребез турындагы язмалар белән таныштырды.  Хәрби операция авыр эш, биредә солдат үз тормышын куркыныч астына куя. Сугышчыга ял минутларында хат рәвешендә яхшы хәбәр алу күңелле булуын искәртеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләрне котлап, җылы эчтәлекле хатлар язарга тәкъдим итте.  Хат язучы апаларга зур рәхмәт! Аларның изге теләкләре кабул булсын, сәлам хаты егетләребезнең күңелен җылытсын, тиз арада исән- имин килеш, туган якларыбызга әйләнеп кайтырга язсын.