Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Интернетка куркынычсыз юл»

Өйдәге һәр баланың диярлек компьютер техникасы бар, ул Интернет челтәренә керә. Бу шәхси компьютер, ноутбук, ... кесә телефоны булырга мөмкин, һәм һәркем системалы рәвештә кызыклы веб-битләргә керә, шәхси үсеш яки өй эшләрен башкару өчен файдалы мәгълүматны йөкли.

Китапханәдә 3-5 сыйныф укучылары өчен   интернет челтәрендә аралашу, шәхси мәгълүматларны яклау, ышанычлы балалар ресурслары һәм сайтлары турында мәгълүмат бирү максатыннан «Интернетка куркынычсыз юл»  дип исемләнгән чара узды. Чарада китапханәче аларны интернетта сагалап торырга мөмкин булган куркынычлар һәм аларны ничек кисәтергә, Глобаль челтәрнең төп куркынычлары һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде; укучыларга ата-аналар һәм өлкәннәр һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын искәртте. Уен формасында бергәләп компьютер бәйлелегенең ничек барлыкка килүен, сайтларга контрольсез йөргәндә нинди нәтиҗәләр сагалап торуын ачыкладык . "Интернет-бәйлелек", "мәгълүмати куркынычсызлык"төшенчәләре турында фикер алыштык. «Интернетта сак булыгыз»дигән видеоролик карадык. Һәр укучыга "Куркынычсыз интернет-балаларга" исемле буклетлар тапшырылды,  интернеттагы кагыйдәләрне онытмаска тәкъдим ителде.