Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сандыгы тирән-хәзинәсе бай"

2023-ел- Милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләр елы. Татар халкының тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай. Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Үзенең авыз иҗаты әсәрләре аша халык элек-электән үк кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркем сыйфатлар тәрбияләп килгән. Шул максаттан китапханәдә “Сандыгы тирән-хәзинәгә бай” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары һәм “Сәләмәтлек клубы” укучылары катнашты. Кичәбезнең кунагы авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Сафиуллина һәм аның кызы филология фәннәре кандидаты Резидә Сафиуллиналар булды. Китапханәче чараны татар халкының бай мирасы татар халык иҗаты сәхифәләре буенча алып барды. “Сәләмәтлек клубы” укучылары белән “Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә” әкиятен сәхнәләштердек.

Кроссворд ярдамендә татар халык иҗатын туплауда зур өлеш керткән шәхес Нәкый Исәнбәт исемен ачыклап, аның мәкалләр китабыннан, “Мәкаль әйтәм, дәвам ит” уенын уйнадык, иң оста тизәйткеч әйтүчене, табышмак, алдавыч әкиятләр белүчеләрне барладык. Гөлзада апа Сафиуллина 2023 ел –Дастаннар елы итеп билгеләнүен искәртеп үтеп, дастаннар турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Шушы көннәрдә “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китап чыгуын сөйләде. Резидә Сафиуллина кичәгә уңай бәя биреп, хәзерге шартларда милли үзенчәлекне саклау алымнары, рухи һәм матди мирасны саклау, үстерү чарасы буларак туган телләр һәм әдәбият, милли телләрне өйрәнүгә кызыксынуны ничек арттыру турында үз  фикерләрен әйтте. Авылыбыз мирасын саклау нияте белән, авылыбызда музей оештыру эшләренең серләре белән уртаклашып, авылдашларны да кушылырга чакырды.

Чара “Раббем Алла диде Муса” мөнәҗәтен җырлап тәмамланды. Катнашучылар фольклорының матурлыгын, сихерлеген, хислелеген тоеп, актив катнаштылар.  Чарада ”Гасырлардан килгән хәзинә” китап күргәзмәсе эшләде.