Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Студентлар белән очрашу кичәсе.

Студентлар көне уңаннан Шекә авыл клубында бик матур чара узды. Студентларыбыз балачак хыяллары, күңелле мәктәп елы хәтирәләре, бүгенге студент тормышлары, сайлаган һөнәрләре турында беренче укытучылары белән сөйләшеп, күңелле ял иттеләр.

Китапханәче төрле кызыклы уеннар оештырып, аларны мәктәп елларына алып кайтып, беренче хыялланган һөнәрләре, хәзер сайлаган һөнәрләре турында сорашып,   сайлаган һөнәрләре буенча  киләчәктә үзләрен нинди итеп күрергә теләүләрен сорашты. Студентлар, беренче укытучылары алдында , уен  биремнәрне үтәп "зачет" та бирделәр, үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Укытучылар , үзләренең укучылары өчен шат булулары, чыннан да үз юлларын дөрес сайлый белүләре өчен сөенеп утырдылар.