Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тылсымлы китаплар язучы апа"

Әминә Бикчәнтәевага 110 ел тулу уңаеннан, кече яшьтәге укучылар өчен "Тылсымлы китаплар язучы апа" дип исемләнгән чара узды.

Чара яшь укучыларны язучының иҗатына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Чараның беренче өлешендә балаларны язучының иҗаты белән таныштырлар. Икенче өлештә "Татлы сүз" хикәясен укыдык һәм "татлы сүзләр" әйтешеп"Әдәби дуэль" үткәрдек һәмиң матур һәм тиз җавап бирүчене билгеләдек.

Чарада язучының тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдән язучының китаплары иллюстрацияләрен карадык, аның шигырьләрен укыдык, эчтәлекләре буенча  фикер алыштык. "Очучы туп” уенын уйнадык.