Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Серле йолдыз-Гөлшат Зәйнашева.”

13 гыйнварда татар шагыйре, йөзләгән танылган җыр авторы, драматург, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел булды.   Шушы вакыйга уңаеннан авыл китапханәсендә, "Ак калфак" оешмасына йөрүче хатын-кызлар белән "Серле йолдыз-Гөлшат Зәйнашева" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.  «Җырладым илемне мактап, җырга бирдем бар көчем»тематик китап күргәзмәсе эшләде. Гөлшат Зәйнашеваның иҗаты, тормышы турында видеоролик тәкъдим ителде. Аның шигырьләренә язылган җырларны караокега кушылып  җырладык, шигырьләрен укыдык. Аның әсәрләрендә әйләнә — тирәбезгә сакчыл караш, туган якка, ата-аналарга, милли гореф-гадәтләргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләнүен ачыкладык.